Татарстанның 6 районы чәчү эшләрен төгәлләгән

Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланып килә. Бүгенгә сабан культуралары 1,7 млн га яисә планнан 95% мәйданда чәчелгән, дип билгеләп үтте республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстанда алты район чәчү кампаниясен төгәлләгән. Болар — Нурлат, Тәтеш, Сарман, Зәй, Алексеевск, Яшел Үзән районнары.

Узган атнада салкыннар килү аркасында республикада 30 мең гектарга якын чәчүлек җире зыян күргән. Барыннан да бигрәк Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнары зыян күргән. Әлеге участокларда кире чәчү планлаштырыла.

 


Фикер өстәү