Рөстәм Миңнеханов РФ Фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Фәнни-технологик үсеше комиссиясе утырышында катнашты.

Утырышта фән, технологияләр һәм инновацияләр өлкәсенә дәүләт ярдәме чаралары, тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә идарә итү системасын камилләштерү, шулай ук фәнни тармакның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасыннан утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.


Фикер өстәү