#КаzanForum кысасында беренче тапкыр «Хатын-кыз карашы» трегы эшли

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы»трегы ачылды. Бу форум тарихында беренче мәртәбә оештырылган хатын-кызлар өчен мәйданчык.Трекның оештыручылары – Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре.

«Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева ассызыклаганча, биредә бизнес вәкилләре, актив хатын-кызлар җыелган. Сүз уңаеннан, трек эшчәнлегендә дөньяның 30 иленнән спикер катнаша.

– Без – хатын-кызлар – бизнес-проектларны тормышка ашырабыз, шул ук вакытта традицион кыйммәтләрне дә саклыйбыз, – диде Алсу Нәбиева трек ачылышында.


Фикер өстәү