Бүген, 19 майда, Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак.
Синоптиклар билгеләп үтүенчә, төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундка 5-10 метрлы җил исә, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстанда төнлә 7-12, көндез 22-25 градус җылы булачак.