4 яшьлек Сәмирәне әнисе белән әбисе җәбереннән коткарганда соң була: ул үлә

Кичә кечкенә Сәмирәнең үлеме турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерә, тик аны мәрхәмәтсез туганнарыннан коткарганда инде соң була.

18 майда Малгобектада йөзләгән кеше кызны соңгы юлга озатырга килә.

30 апрельдә 4 яшьлек Сәмирә реанимациягә эләгә. Әнисе белән әбисенең балага карата коточкыч рәхимсезлеге хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итә. Табиблар сүзләренчә, баланың кыйналып хастаханәгә беренче тапкыр гына эләгүе булмаган. «Комсомолка» кызны даими рәвештә көч куллану эзләре белән табибларга алып килгәннәр, дип хәбәр итә. Туганнары моны уңышсыз бәрелү яки егылудан килеп чыккан җәрәхәтләр дип акланганнар.

Кызны мөселман йолалары буенча соңгы юлга озатканнар. Ә әнисе белән әбисенә карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү