#КаzanForum: Айнур Камалиев: “Хәләл ризыкка Татарстаннан читтә дә сорау зур”

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” XIV Халыкара икътисадый форумында катнашучы “Түбәтәй” компанияләре төркеме идарәчеләренең берсе Айнур Камалиев әйтүенчә, бүген “хәләл” төшенчәсенә мөнәсәбәт, гомумән дә, үзгә.

– Элек хәләлне ит ризыкларына гына кагыла дип уйлыйлар иде. Хәзер исә Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә моны иң беренче чиратта, сыйфат билгесе итеп кабул итәләр. Чөнки хәләл стандартлары ризыктан алып, эш алымнарына кадәр кагыла, – ди Айнур Камалиев.

Аның әйтүенчә, Татарстанда хәләл продукцияне тәкъдим итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

– Республикада хәләл стандартларына зур әһәмият бирелә. Шуңа күрә бу – безгә күпмедер өстенлек тә бирә әле. Алга таба күрше төбәкләр һәм чит илләр, мәсәлән, Казахстан базарына чыгу юнәлешендә эш алып барабыз. Хәләл ризыкка Татарстаннан читтә дә сорау зур, – ди милли тиз туклану рестораннары хуҗаларының берсе.


Фикер өстәү