Пенсия буенча үзгәрешләр бар – депутатлар законга мөһим төзәтмәләр керткән

Дәүләт Думасы депутатлары пенсияләр турында законга мөһим үзгәрешләр кабул иткән. Үзгәрешләрнең асылы пенсиянең кайбер төрләрен билгеләүне гадиләштерүдән гыйбарәт.

Яңа закон буенча, хәзер кайбер төр пенсияләрне алу өчен белешмәләр җыярга һәм ведомстволарга мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак. Аларны билгеләү өчен гариза тапшыру да таләп ителмәячәк.
Мисалга, туендыручысын югалткан балалар өчен иминият пенсияләре тизрәк –үлү турында мәгълүмат кергәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнәчәк. Шул ук вакытта әлеге пенсияне алу өчен гариза тапшыру да таләп ителмәячәк.

Моннан тыш картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләрне яңадан исәпләтү өчен дә гариза тапшырырга кирәк булмаячак. Авыл җирлегендә һәм Ерак Төньякта эшләгән өчен пенсиягә өстәмәне яңадан исәпләтүгә дә кагыла бу.

Яңалыклар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.


Фикер өстәү