Казанда бер поши, җәрәхәтләнеп, гимназия янында һәлак булган

Бүген социаль челтәрләрдә Казан гимназиясе янында поши йөрүне чагылдырган видео таралды. Кыргый хайван, җәрәхәтләнеп, һәлак булган. Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә шулай дип белдерелгән.

Комитет хезмәткәрләре, урынга чыгып, хайванны ветеринария клиникасына алып килгән. Белгечләр пошиның үлеме сәбәбен ачыклау өчен тикшеренү уздыра.

Моннан тыш социаль челтәрләрдә “Литл Токио” торак комплексында маралларның пәйда булуы һәм Универсиада проспектында пошиның юл аша йөгереп чыгуы турында хәбәрләр таралды. Басма хәбәрчесенә Дәүләт комитетыннан бу җәһәттән мөрәҗәгатьләрнең керүе, әмма белгечләрнең күрсәтелгән урыннан хайваннарны тапмавы турында әйтелгән.

Ведомствода искә төшереп үтелгәнчә, шәһәрдә кыргый хайван пәйда булган очракта, янына килеп, ашатырга, фотога төшәргә ярамый. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, аулаграк урынга барып, ашыгыч хезмәтләр чакыртырга кирәк. Җәнлекне котыртырга – кычкырырга яки аңа сугарга ярамый. Кыргый хайваннар кешеләрдән курка һәм ниндидер янау сизсә, ташланырга мөмкин.


Фикер өстәү