Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бал кортларының күпләп үлүен туктату өчен чаралар күргән

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың барлык районнарында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм умартачылар белән бал кортларының күпләп үлүенә бәйле әңгәмәләр үткәргән.

Аерым алганда, сүз кырларны эшкәртү технологияләре турында бара. Мәсәлән, аларны эшкәртү өчен өченче яки дүртенче класслы куркынычсыз препаратларны кулланырга тәкъдим ителде. Алар бал кортларына зыян салмый.


Фикер өстәү