Бананны социаль әһәмиятле товарлар исемлегенә кертергә уйлыйлар

Бу исемлеккә тагын нәрсәләр керә?

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бананны социаль әһәмиятле товарлар исемлегенә кертү мәсьәләсен карый. Хөкүмәтнең Икътисадый үсеш комиссиясе киңәшмәсеннән соң ведомствога шундый бурыч куелган.

“Известия” хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләне таможня көйләве һәм тышкы сәүдәдә җавап чаралары буенча эш төркеме карап тикшерәчәк. Белгечләр шулай ук бананга таможня пошлинасын вакытлыча бетереп тору турында уйлана. Хәзерге вакытта ул бер кило җимеш бәясенең 4%ын тәшкил итә.

Россиягә банан асылда Эквадордан китерелә. Әмма узган елда, азрак кертелүе сәбәпле, бәяләре шактый ук үскән.
Исегезгә төшерәбез: социаль әһәмиятле товарлар исемлегенә 24 продукт: сыер, дуңгыз, сарык ите (сөяксез иттән тыш), тавык ите, эче алынмаган туңдырылган балык, атланмай һәм үсемлек мае, сөт, йомырка, шикәр комы, тоз, чәй, он һәм икмәк, төрле ярмалар, токмач, иң кирәкле яшелчә (бәрәңге, кәбестә, суган һәм кишер), алма керә.


Фикер өстәү