Канализация коесында яңа туган баланың мәетен тапканнар

Тикшерүчеләр нарасыйның үле гәүдәсен экспертизага озаткан.

22 май көнне Ленинград өлкәсенең Сертолово шәһәрендә эшчеләр канализация коесы төбендә очраклы гына яңа туган баланың мәетенә тап булган, дип яза Readooka67. Бу хакта алар шундук җитәкчеләренә хәбәр иткән. Күрсәтелгән адрес буенча ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кызчык җитлекмичә туган – авырлыгы бер килога да тулмый. Ана карынында биш айлап чамасы гына яткан булса кирәк. Шуннан соң нәрсә булганы әлегә билгесез. Нарасыйның мәете, үлем сәбәбен ачыклау өчен, моргка озатылган.

Хокук саклау органнарына шулай ук сабыйның әнисенең кем икәнлеген дә ачыкларга туры киләчәк.


Фикер өстәү