Татарның аксакалы. Рабит Батулла 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Иң милли җанлы язучы, драматург, төпле гыйлем иясе, милләтпәрвәр уллар үстергән ата. Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла Камал театрында 85 яшьлеген билгеләп узды. Юбилей кичәсе нәкъ Батуллача – милләт һәм тел турында уйланулар белән үтте.

«Татар милләте өчен берәү генә ул!»

Кичә заманча, җыйнак һәм бик күңелле узды. Юбиляр үзе күренгәнче, сәхнәгә дистәләгән Батуллалар чыкты. Аларның кайсысы чын? «Ана теле, тарих турында сөйли башласа, менә шунысы чын Батулла була», – диде кичәне алып баручы Камал театры артистлары Искәндәр Хәйруллин белән Фәннүр Мөхәммәтҗанов. Тизәйткечләр әйттереп, курайда бию көе уйнаттырып һәм башка төрле ысуллар белән чын Батулланы ачыкладылар.

Язучыга бер дә 85 яшь димәссең, әле дә бөтен сәхнәне тота! 80 яшьлек юбилеендагы кебек үк, юбиляр ут уйнатып биеп тә алды.

Бәйрәм кичәсе рәсми котлаулар белән дәвам итте. Юбилярны Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев котлады. «85 яшьлек юбилейда сәхнә түрендә елмаеп, балкып, үзең утыру – иң зур бәхеттер ул. Батулла сүзе һәрвакыттагыча туры һәм үтемле, мәгънәле һәм шифалы. Сезнең ихлас әсәрләрегез, асыл сыйфатларыгыз, талантыгыз, тирән гыйлемегез һәм күркәм гамәлләрегез барысы да газиз халкыбызга хезмәт итә. Сез һәр заман  яшьләрне ана тәрбиясен, әдәби мирасыбызның кадерен белергә өйрәттегез. Милләтебез киләчәге халкына куйган фидакарь хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Сезнең белән безгә илебез, республикабыз, халкыбыз тормышында хәлиткеч үзгәрешләргә бай, каршылыклы заманда яшәргә һәм эшләргә туры килде. Төрле чаклар булды. Әмма без һәрвакытта да үзара ихтирамлы һәм илтифатлы булып кала алдык. Вакытын һәм урынын белеп әйткән зирәк фикерләрегез белән ярдәм итүегез өчен дә зур рәхмәт сезгә», – диелә  Дәүләт киңәшчесенең котлау хатында.

Сценарий авторы (язучының улы Нурбәк Батулла) һәм режиссер (Айдар Җәббаров) Рабит Батулланың эшчәнлеген берничә өлешкә бүлгән. Аны язучы, драматург, сатирик, артист, кинематографист һәм укытучы буларак ачарга тырышканнар.

Батулла дәресләре

«Халык үзенең телен, тарихын, йоласын белмәсә, милләт була алмый». Рабит Батулланың юбилей кичәсе милләт һәм туган тел турындагы мәгърифәт кичәсенә әверелде. Рабит Батулла милләт һәм туган тел, бөек шагыйрьләребезнең аянычлы язмышы һәм азатлык турында сөйләде.

– Минем 60 ел буена яраткан эшем бар, 40 ел буена гаиләле яшим. Гаиләмдә –  җылылык һәм ярату. Ләкин мин 66 процентка гына бәхетле. Тулы бәхетем өчен миңа халкымның азат булуы кирәк. Менә шунда ул бәхет, – диде аксакал.

Рабит Батулла – профессиональ артист булып, сәхнә аша язучылыкка килгән кеше. Кичәдә бу хакта да искәртеп уздылар. Театрдан китүе турында Рабит Батулла болай дип шаяртты:

– Шәрәфи, Таҗи, Әзһәр, Наил Дунаевлар белән бергә укыдык. Минем талантым аларныкыннан шулкадәр зур иде: аларга үсәргә ирек бирми идем. Шуңа күрә киттем, – диде ул. – Театрдан китсәм дә, сәхнәдән китмәдем. Менә бүген артист буларак сезнең каршыда басып торам.

«Гаиләм – дәүләтем»

Рабит Батулланың ике иң зур казанышы – уллары Нурбәк белән Байбулат та, әтиләре янына сәхнәгә чыгып, шигырьләр сөйләде.

– Минем гаиләм – дәүләтем. Ул дәүләтнең Президенты мин. Минем дәүләтемдә татар теле – дәүләт теле. Ана телен белмәгән кешеләр килеп керсә генә, без рус яки инглиз теленә күчәбез. Ә минем хатыным – финанс министры. Олы улым Нурбәк – полицейский. Байбулат – халык. Бөтен әйбер халык башына төшә инде, – диде Рабит Батулла. – Мин, Рузия ханыма өйләнгәнче, 15 китап чыгарганмын. Кушылып, ике бала дөньяга китергәннән соң, 75 китап чыгарганмын. Миңа һәм балаларга иҗат шарты тудырган кеше ул Рузия ханым!

Халык язучысы тамашачыларны үзенең 100 яшьлек юбилеена да чакырды.

– Билетларыгызны саклагыз, кирәге чыгуы мөмкин. Чөнки мин сезне 100 яшьлек юбилеема чакырам. Шул билетлар белән керерсез, – дип тәмамлады кичәне язучы.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү