23 май тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья ташбака көне

Бу гадәти булмаган бәйрәм 2000 елда Америкадагы ташбакаларны саклап калу җәмгыяте инициативасы белән барлыкка килә. Ташбакаларның 340 төре билгеле. Алар коры җирдә дә, суда да яшиләр. Теләсә нинди климатик шартларда яши алалар. Бу хайваннар җирдә 220 млн ел тирәсе яши.

 

Татар теле

1769 елның 23 маенда Екатерина II Казан гимназиясендә татар сыйныфын ачу турындагы указ чыгара. Укулар шул ук елның 5 октябрендә башлана. Татар теленнән тыш, гимназиядә грек, гарәп, фарсы, төрек, монгол, кытай, яһүд һәм әрмән телләре укытыла. Татар теленә теләгән кешеләрне өйрәтәләр, мәҗбүри программа булмый.

 

Яңа кагыйдәләр

1906 елның 23 маенда Казан университетына өйләнгәннәрне кабул итәргә, ә студентларга никахлашырга рөхсәт ителә. Элегрәк, устав буенча, әгәр студент никахлашырга теләгән икән, ул ректорның махсус рөхсәтен алырга тиеш була. Башка чикләүләрне дә киметәләр, мәсәлән, уку йортына 17 яшьтән керергә рөхсәт ителә.

 

Милли корылтай

1992 елның 23 маенда Камал театрында Татарстан халыкларының беренче корылтае ачыла. Ул республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык делегатны җыя. Республикада яшәүче барлык күпсанлы милли диаспора вәкилләре кешеләрнең милли ихтыяҗларын тормышка ашыру проблемалары турында сөйләшергә җыела. Оештыру комитеты рәисе һәм съездны алып баручы вице-президент Василий Лихачев була.

 

Берлек

26 ел элек (1997) Белоруссия һәм Россия берлеге уставына кул куела. Документка Борис Ельцин белән Александр Лукашенко имза сала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү