Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Премьер Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытай ягын Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры Ли Цян тәкъдим итте.

Сәламләү сүзендә Мишустин форумда делегация составында федераль министрлыклар һәм ведомстволар, Россиянең зур компанияләре һәм төбәкләре җитәкчеләре эшләвен искәртте.

Аның сүзләренчә, ике илнең үзара хезмәттәшлеген тирәнәйтү ике илнең дә икътисадын ныгытуга уңай йогынты ясаячак. Мишустин Кытай делегациясен «Киләчәк уеннары»на да чакырды. «Киләсе елда Россиядә Киләчәк уеннары узачак, –  дип билгеләп үтте Премьер. –  Турнир Казанда була. Ул бер мәйданчыкта киберспорт һәм классик спортны берләштерәчәк. Кытай командаларын көтәбез».

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Казанда булачак «Киләчәк уеннары» турында ролик тәкъдим итте. Форумның рәсми булмаган өлешендә Рөстәм Миңнеханов мондый масштаблы уртак форумнар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм хезмәттәшлекне арттырырга кирәген әйтте.

«Кызганычка, пандемия чорында актив үзара бәйләнеш мөмкинлеге булмады. Без Кытай партнерларыбызның эшлекле булуын, эшләргә әзер торуын күрәбез», – дип белдерде ул.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 58 процентка артты һәм 1,6 миллиард доллардан артып китте. Пекинда Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисади вәкиллеге, Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли.

 


Фикер өстәү