“Куркынычның иң югары ноктасы артта калды”: Пушилин Артемовск тирәсендәге хәлләр турында сөйләгән

Дошманның Артемовск шәһәре флангларыннан һөҗүм итү куркынычының иң югары ноктасы артта калды, дип белдергән Донецк халык республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Денис Пушилин. Аның әйтүенчә, өстәмә көчләр җәлеп ителү нәтиҗәсендә хәзер биредәге вазгыять тотрыклылана, дип яза ТАСС.

“Миңа ирештерелгән мәгълүматлар буенча. дошман, флангтан үтеп, Артемовскидагы егетләребезне камалышта калдыру куркынычы артта калды”, – дигән ул. Пушилин сүзләренә караганда, флангларга хәрби осталыгы зур булган частьләр китерелү нәтиҗәсендә хәлләр тотрыклыланган.

Исегезгә төшерәбез: Россия Оборона министрлыгы 21 майда Россия көчләренең Артемовск шәһәрен тулысынча азат итүләре турында белдерде. “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин 25 майдан ЧВК подразделениеләренең ял итү һәм көч җыю өчен Артемовскидан чыгарылачагы турында хәбәр итте. Аларны Россия армиясе регуляр частьләре хәрбиләре алыштырырга тиеш.


Фикер өстәү