Артемовск шәһәре өчен яуда һәлак булган 21 яшьлек Булат Шакировны соңгы юлга озатканнар

Татарстан егете быел гыйнвар аенда яраланган, контузияләнгән булса да, махсус хәрби операциягә янә әйләнеп кайтырга карар иткән.

Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туган Булат Шакировны соңгы юлга озатканнар. 21 яшьлек егет Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Татарстан егете быел гыйнвар аенда яраланган, контузияләнгән булса да, махсус хәрби операциягә янә әйләнеп кайткан. Бу хакта район башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Булат Шакиров 2022 елның февралендә махсус хәрби операция зонасына киткән. Быел 2 мартта Донецк халык республикасының Артемовск шәһәре өчен барган яуда каһарманнарча һәлак булган.


Фикер өстәү