Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Аньхой-Татарстан» бизнес-форумында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэфэйда (КХР) узган «Аньхой-Татарстан» бизнес – форумында катнашты.

Аньхой провинциясе икътисадының төп тармаклары: автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре. Провинциядә 8500дән артык югары технологияле предприятие бар, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Хэфэйның потенциалын тәкъдим итеп, провинциянең Тышкы эшләр канцеляриясе башлыгы Аньхой Цинь Цзюньфэн хезмәттәшлекнең нигезен провинциянең Татарстан белән күптәнге яхшы мөнәсәбәтләре салганлыгын билгеләп үтте. «Миңнеханов әфәнде — безнең күптәнге дустыбыз. Кичә безнең губернатор белән дусларча очрашу булды һәм хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүләр төзелде», — диде ул.

Тулаем продукт буенча провинция Кытайда иң яхшы унлыкка керә. Аньхой тугандашлык бәйләнешләрен актив үстерә һәм якын арада шәһәрләр белән форум уздырырга планлаштыра. «Тиздән сезнең республика белән шундый килешү төзербез дип өметләнәбез. Мондый форумнар ярдәмендә без хезмәттәшлегебезне тирәнәйтә алырбыз дип ышанам», — дип нәтиҗә ясады Цинь Цзюньфэн.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика күп еллар дәвамында Кытай белән актив хезмәттәшлек итә. «Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Россия һәм Кытай хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне киңәйтү буенча көч куялар. Үз чиратында, без әлеге процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сөйләвенчә, республика югары технологияләр, электроника, энергетика, биомедицина өлкәсендә провинция белән үзара хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына.


Фикер өстәү