“Соңгы кыңгырау”да мәктәп тәмамлаучыларга акчалата премияләр бирделәр

22 май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Әлеге чарада бик күп кунаклар катнашты.

Казан шәһәрендәге “Апас” якташлык җәмгыяте вице-президенты Наил Галиуллин укучыларны бәйрәм белән котлап кына калмады, мәктәп тәмамлаучыларга, шулай ук мәктәп алдынгыларына һәм бишле билгеләренә укучыларга акчалата премияләр тапшырды. Чыгарылыш сыйныф җитәкчеләренә грамота һәм кыйммәтле бүләк бирде.

Якташлыкның 30 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Наил Галиуллин барлык чыгарылыш укучыларын Апас билгеләре белән бүләкләде.

Бәйрәм бик матур узды. Укучылар да, әти-әниләр дә шушы мәктәпнең 1978 елгы чыгарылыш укучысы Наил Галиуллинга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.


Фикер өстәү