Көньяктан Татарстанга бал кортларын кертми башлаячаклар: сәбәбе бик җитди

Тропилелапсоаз авыруы таралу куркынычы бар.

Тропилелапсоаз авыруы таралу куркынычы янау сәбәпле, көньяктан Татарстанга бал кортларын кертми башлаячаклар. Хәзерге вакытта көньяк төбәкләрдә эпидемиологик вазгыять начар икән.
Тропилелапсоаз – бал кортлары авыруы. Ул кортлар һәм сорыкортларның үлүенә китерә.

– Аннан котылуның нәтиҗәле ысулы юк. Бердәнбер чара – эпидемиологик хәл начаррак булган төбәкләрдән умарта кортларын кертмәү. Бу чир көньяк төбәкләрдә тарала, – дип аңлаткан KazanFirst хәбәрчесенә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров.

Умарта кортларының кайларда очуын күзәтеп тору мөмкин түгел. Шуңа күрә чир республикага килеп керсә, күз ачып йомганчы бөтен төбәккә таралачак.


Фикер өстәү