Владимир Путин Россиянең төрле континентларда бик күп дусларга ия булуын белдергән

Президент Владимир Путин белдергәнчә, Россия төрле континентларда бик күп союзникларга ия. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Мәскәү күп илләр белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклый һәм бу элемтәләрне алга таба да ныгытачак.

“Россиянең төрле төбәкләр һәм төрле континентларда күп союзниклар һәм партнерларга ия булуы белән горурланабыз. Азия, Африка һәм Латин Америкасы дәүләтләре белән элек-электән килгән дустанә, нык, чын мәгънәсендә ышанычлы элемтәләрне кадерләп саклыйбыз. Бу элемтәләрне алга таба да ныгытачакбыз”, – дип басым ясап әйткән Путин иминлек мәсьәләләре буенча Югары вәкилләр XI халыкара очрашуында катнашучыларга.


Фикер өстәү