Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә быел 35 меңләп кешегә телефон аша киңәш биргәннәр

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең колл-үзәгендә ел башыннан 35 меңләп кешегә телефон аша киңәш биргәннәр.

Халыктан килгән төп сораулар хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алу белән бәйле Колл-үзәктәге бер операторга көн саен 90лап шалтырату туры килә. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләлре буенча сорауларга җавап бирә. Кешегә www.sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетында үзе билгеләгән код сүзе аша шәхесен ачыклаганнан соң гына шәхси консультацияләр үткәрелә.

Код сүзе буенча шәхси консультацияләрне 8-800-100-00-01 номеры буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга мөмкин.


Фикер өстәү