Кош гриппы белән акчарлаклар авыруын ачыклаганнар

Белгечләр кош гриппының акчарлакларга күчү сәбәпләрен тикшерә. Бу хакта журналистларга Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, узган елларда авыруны кыргый үрдәкләр йоктырган булган. Шул ук вакытта вирус үрдәкләргә зыян салмаган.

– Быел без башка хәл күзәтәбез, – диде Габделхак Мотыйгуллин. – Быел башлыча акчарлаклар авырый. Барлык очракларда да (Ел башыннан бирле Россиядә 37 очрак теркәлгән) диярлек вирус чыганаклары – акчарлаклар. Алар күпләп үлә. Ни өчен авыру аларга күчүен федераль үзәк өйрәнә. Якын киләчәктә бу сорауга җавап булыр, дип өметләнәбез.

Белгеч сүзләре буенча, быел кош гриппыннан 50 ил зыян күргән. Алар арасында Россия дә бар. Быел безнең илдә авыруның 37 очрагы теркәлгән. Шуларның 18е – Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә.


Фикер өстәү