Май аенда самокаттан егылып, 234 бала җәрәхәт алган

Май аенда балалар арасында имгәнү очраклары кискен арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов сөйләде.

Белгеч әти-әниләрне, балаларны күзәтүсез калдырмагыз, дип кисәтә.

Руслан Хәсәнов узган ел республикада 120 меңгә якын бала тән җәрәхәтләре алуын һәм моның бик зур сан булуын билгеләп үтте. Гыйнвар аенда Республика балалар клиник хастаханәсенә 800дән артык кеше мөрәҗәгать итсә, апрельдә бу сан 1360не тәшкил иткән. Травмпунктка исә гыйнварда – 4400, апрельдә –5800, майның яртысында 4000 кеше мөрәҗәгать иткән.

– Асфальт кардан ачылуга юлда имгәнүче балалар саны арта башлый. Майның яртысында гына безгә 1113 кеше килде. Әле ай бетмәде. Укучылар җәйге каникулга чыгып, бөтенесе урамга чыкса, әгәр әти-әниләре күзәтмәсә, белмим, нишләрбез, – дип аптырый табиб. – Җәен ел саен имгәнүче очраклары арта. Хастаханәдә озын чиратлар җыела. Хирурглар бертуктаусыз иртәнге 5-6 га кадәр операция ясый.
Самокатта йөреп имгәнүчеләр дә күп икән. Әйтик, былтыр шуннан егылып, травмпунктка – 382, ә хастаханәгә 258 кеше килгән. Быел исә ике ай эчендә 234 бала мөрәҗәгать иткән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү