Казанның Әмәт станциясе янында бер ир-ат поезд астында калып һәлак булган

Казанның Әмәт станциясе янында поезд ир-атны бәрдергән. Ул һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда фаҗига кичә кичен килеп чыккан. Ир тиешсез урыннан тимер юл аша чыкканда, поезд астында калган.
Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тимер юл транспорты хәрәкәтенең һәм аннан файдалануның иминлек кагыйдәләрен бозу турындагы статья буенча тикшерү оештырган.

Тикшерүчеләр шуны искәртә: поезд юлларында җәрәхәтләнү һәм һәлак булуның төп сәбәпләре – иминлек кагыйдәләрен белмәү яки аларны санга сукмау, кирәкмәгәнгә ашыгу, гамьсезлек, дөньяны онытып, гаджетларга кереп чуму, күперләр, җир асты юллары аша чыгарга иренү.


Фикер өстәү