Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балалары турында: «Ике улы безнең белән»

Уфада Әнвәр Нургалиевның концертлары гөрли, бүген унынчысы көтелә.

«Тамашачым, зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Балаларыбыз Салман белән Сәид тә безнең белән, Аиша гына килмәде (Чишмәдә туганнан туган апалары белән калды). Малайлар традиция буенча концертыма килде, тик бу юлы – әнисез. Мең рәхмәт халкыма, безнең кайгыны уртаклашкан өчен. Дианага багышланган җырны бөтен тамашачы басып тыңлады. Без, туганнары, безнең сеңлебезне шулай яратуыгызны, хөрмәт итүегезне белмәдек тә», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.
«Гомерләр бер генә» җырын нәкъ менә Диана хит ясавы хакында әйтә җырчы.
…Барыбыз да кунак бу дөньяда.
Кемгә күпме язган:
Кем – соңрак, кем – алдан…
Барысы да язмышның кулында,
Барысы да Ходай кулында…
Диана Сәфәрова Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы. Аның юл һәлакәтендә гомере өзелде, 3 баласы ятим калды.


Фикер өстәү