1962 елның 31 октябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында туа. 1978 елда – Тукай авыл хуҗалыгы техникумын, 1987 елда – Казан дәүләт педагогика институтының татар-рус бүлеген тәмамлый.
1987–1988 елларда – Арча районы Сеҗе урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 1988–2011 елларда – Ташкичү урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2011 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе.
Филология фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
«Кальбеңдә ни сер бар, каләм?» (2009) китабы авторы.