Сәфәров (Сепперов) Миңназыйм Мәүлет улы

1961 елның 9 маенда Чуашстанның Батыр районы Татар Согыты авылында туа. 1983 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1983 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшли. 1990–2003 елларда – шул ук газетаның баш мөхәррир урынбасары. 2003–2019 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире. Бер үк вакытта 1990 елдан Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыта. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә «Туры сөйләм» дип аталган тапшыру алып бара. 2019 елдан – «Татарстан» телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе.

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

«Татарның бер Согыты»  (2018), «Олы Тархан шахтеры үткән юллар» (2021) китаплары авторы.


Фикер өстәү