Фаршатова-Мәүлиева Люция Сафа кызы

1954 елның 10 ноябрендә Татарстанның Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туа. 1983 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген  тәмамлый.

1974 елдан – Свердловск тимер юллар челтәрендә төзүче-ремонтлаучы. 1974 елдан – С.П. Горбунов исемендәге авиация заводында контролер, группа җитәкчесе. 1983 елдан – Казан дәүләт табибларының белемен камилләштерү институтында лаборант. 1983–2010 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасында корректор, хәбәрче, җаваплы секретарь урынбасары, социаль мәсьәләләр һәм хатлар бүлеге мөдире, 2010 елдан – Татарстан Журналистлар берлегендә рәис урынбасары – җаваплы секретарь. 2012–2019 елларда – Татарстан Журналистлар берлегендә ветераннар советы җитәкчесе.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Табибка мәдхия» (2010), «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар» (2017), «Татарстан хатын-кызлары» (1998), «Есть такая служба: судебные приставы Татарстана» китапларының төзүче-авторы.


Фикер өстәү