30 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара феминизм көне

Халыкара феминизм көне – ир-атлар һәм хатын-кызларның тигез хокуклылыгы турында, кешенең раса, җенес яки дин буенча дискриминацияләнә алмавын искә төшерергә чакырылган бәйрәм.

Бу хәрәкәт XIX гасырның икенче яртысында барлыкка килгән дип санала, ул вакытта дөньяның күп кенә илләрендә хатын-кызлар иҗтимагый тормышта активрак була һәм тигез хокуклылык таләп итә башлыйлар.

30 май датасы очраклы сайланмый. Бу көнне Жанна д’Арк җәзалап үтерелә. Ул үз вакытында дипломатия һәм хәрби эш мәсьәләләрендә күп кенә ирләрне уздырган.

Ходынск фаҗигасе

1896 елның 30 маенда Ходынск кырында зур фаҗига була. Мәскәүдә Николай II нең коронация тантанасы вакытында, бушлай ризык һәм сувенирлар алуны көтеп, меңләгән халык җыела. Начар оештыру, бүләкләр җитмәү һәм халык төркемен контрольдә тота алмау аркасында этеш-төртеш башлана. Нәтиҗәдә 1300 дән артык кеше һәлак була, күпләр җитди җәрәхәтләр ала.

Татарстан көннәре

1995 елның 30 маенда Мәскәүдә Татарстан көннәре ачыла. Бу уңайдан «Россия» дәүләт концертлар залында республикабыз сәнгать осталары гала-концерты була, Измайлов паркында татар диаспорасы өчен зур вакыйга булган Сабантуй уза. Мәскәүдә беренче тапкыр Татарстан Дәүләт гимны яңгырый.

Окрошка көне

Һәр елны 30 май славяннарның яраткан ризыкларының берсе – салкын аш – окрошка көне буларак билгеләп үтелә. Окрошка исеме «крошить» сүзеннән алынган, бу ашны ясар өчен яшелчәләрне вак итеп турарга кирәк. Гадәттә, аңа квас яки кефир өстиләр.

Телеграфон

1900 елның 30 маенда Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсендә Дания инженеры Вальдемар Поульсен үзе уйлап тапкан приборны – телеграфонны күрсәтә. Асылда, бу тавыш яздыру өчен магнит тасмасы була. Бу технология тавышны яздыруда һәм тапшыруда революцион ачыш була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү