Ял иткәч, Кубок отарга ярый

Җиңүгә омтылыш үрнәген күрсәттегез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» хоккей командасы уенчылары һәм тренерлары белән очрашуда егетләрне шулай дип мактады. Очрашу узган елгы сезон нәтиҗәләренә багышланган иде.

– Сез холкыгызны һәм җиңүгә омтылышыгызны күрсәттегез. Сезонның икенче өлешендә сез мавыктыргыч хоккей күрсәтеп, Көнчыгыш конференциянең беренче урыныныннан турнирның хәлиткеч этабына эләгүегез шуның нигезе булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
«Ак барс» клубының узган сезондагы юлы җиңелләрдән булмады. «Нефтехимик» һәм «Адмирал» командалары белән алтышар уен уйналды, финалда исә көчле көндәш – «Авангард» көтә иде. Узган җиңелүләр өчен реванш алу максаты да торды.
– Без көткән финал килеп җитте. Мәскәүнең «ЦСКА»сы безнең көндәшебез булды. Җиде хәлиткеч матч узды. Финалда барысын да күрдек – җиңү шатлыгын да, җиңелү күз яшьләрен дә…Көмеш медаль яулый алуыгыз җанатарлар йөрәгенә өмет очкыны сала алды, – диде Рөстәм Миңнеханов. Киләсе елга Гагарин Кубогының кабат Татарстан командасыныкы булуына өметен дә җиткерде.
Рәис команданың уңышлы чыгышында тренерларның һәм команда җитәкчелегенең өлеше дә булуын искәртте. Гаилә, җанатарлар, Татарстан халкының ышанычы, клубка булган хөрмәте дә моңа керә.
– Алга таба да безне куандырырсыз дип ышанам. Ял итеп, яңа сезонга көч туплап килегез! – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ак барс» командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та Рәискә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Команданың уңышларын күзәтәсез, мөмкинлекләр тудырасыз. Без моны күрәбез, таяныч тоябыз. Лаеклы уен күрсәтү өчен барысын да эшләдек», – диде ул.
Уенчылар да Рәис янына буш килмәгән булып чыкты. Алар аңа «Ак барс» хоккей клубы уенчыларының автографлары белән панно һәм Россия Хоккей Федерациясенең көмеш медален тапшырды.
Билалетдинов командада калырмы? Очрашуда да бу сорау күтәрелде. Уңай җавапны бөтен республика көтә бугай. Зиннәтулла Билалетдинов исә бу сорауга: «Һәр нәрсәнең үз вакыты» – дип кенә җавап биргән. Шул вакытны көтәбез!

 

Фото: https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8887299.htm


Фикер өстәү