Нурлат районында давыл чыгып, берничә йортның түбәсен алып ташлаган

Беркемгә дә зыян килмәгән.

Нурлат районында давыл чыгып, берничә шәхси һәм күпфатирлы йортның түбәсен алып ташлаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре давыл узган урынга килгәч, күп катлы дүрт йортка (Нурлатская 19, Ленинградская, 7, Кариев 22, Совет, 8) һәм бер шәхси йортка (Чишмәле,17) зыян салынганлыгын ачыклаган.
Дүрт бина түбәсенең – барлыгы 160 квадрат метр, шәхси йортның – 15 квадрат метр мәйданына зыян килгән.
Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, беркем дә зыян күрмәгән, кешеләрне башка йортларга күчерү таләп ителми.


Фикер өстәү