Быел Россиядә ике хәрби округ булдырылачак

Шулай ук Азов хәрби-диңгез районы оештырырга кирәк булачак, дип билгеләп үткән Бурдинский.

Быел Россиядә ике хәрби округ (Мәскәү һәм Ленинград), гомумгаскәр һәм һава армияләре, биш дивизия һәм 26 бригада булдырылачак. Россия Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе Евгений Бурдинский шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Бурдинский әйтүенчә, шулай ук Азов хәрби-диңгез районын оештырырга кирәк булачак. Аның сүзләренә караганда, быелга төп бурыч – кешеләрне контракт буенча хәрби хезмәткә, шул исәптән исемле подразделениеләргә сайлап алу, шулай ук хәрби хезмәткә чакыру нормасын үтәү.

Килеп туган төрле хәлләрдә хәрби комиссариатларны, өлешчә мобилизация тәҗрибәсеннән чыгып, кешеләрне һәм транспорт средстволарын мобилизацияләүгә әзерләүне камилләштерү максатыннан чыгып, 863 чара планлаштырылган.


Фикер өстәү