Татарстанда яшәүчеләрдән 10 миллион сумнан артыграк акча урлаган ялган брокерлар тоткарланган

Татарстанда, финанс мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырып, торглар үткәргән булып, кешеләрнең акчасын үзләштергән бер төркем аферистларга карата җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Алар безнең республика, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләрендә яшәүчеләрне алдаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, мошенниклар социаль челтәрләрдә эш эзләү турында белдерүләр урнаштыручылар белән элемтәгә кереп, аларга акчалы эш тәкъдим иткәннәр.

“Брокер”лар клиентларын ялган оешмада теркәп, сәүдә операцияләре оештырган булып, кешеләрнең акчасын үзләштергән. Акчасы булмаганнарга кредитлар алуга ярдәм иткән.

Аферистлык оешмасының берничә оештыручысын, төбәк директорын, ике актив хезмәткәрен Екатеринбургта һәм Мәскәүдә тоткарлаганнар. Алардан мөхерләр, документлар, электрон туплагычлар алганнар. Аферистларга карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатканнар.

Эчке эшләр министрлыгыннан аныклап үтелгәнчә, бүгенгә Татарстанда зыян күрүчеләрдән 15 гариза кергән. Аларга китерелгән зыян күләме 10 миллион сумнан артып киткән.


Фикер өстәү