Яман шеш сәбәпле иминият түләүләре саны арткан

“Альфастрахование” хезмәткәрләре белдергәнчә, иминият полислары буенча түләүләрнең күпчелек өлеше яман шеш, шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына туры килә. Бу хакта “Газета.ru” хәбәр итә.

“Табиблар коронавирус пандемиясеннән соң иммунитеттагы үзгәрешләргә бәйле күп кенә авыруларның көчәю ихтималын күздә тота. Башлыча вакытында тикшерелмәүгә, коронавирус инфекциясеннән дәваланып җитмәүгә, инфекциянең башка органнарга “сугуына” бәйле бу. Кызганычка, соңгы еллар мәгълүматларыннан күренгәнчә, үлемгә китерүче хәтәр чирләр “яшәрә”, – дип билгеләп үткән корпоратив клиентларны иминиятләштерү идарәсе җитәкчесе Виктория Морозова.

Сүз уңаеннан, яман шеш дөньяда үлем-китемнең төп сәбәпләреннән берсе булып санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында һәр ел саен яман шешнең 19,3 миллионга якын яңа очрагы ачыклана. Бу санга ракның яңа очраклары, шулай ук элегрәк шушы хәтәр чирне кичереп, тагын авырый башлаган кешеләр кергән.


Фикер өстәү