Машинасы белән күлгә төшкән ир турында авылдашлары: “Суга төшкәнче үлгән”

Шушы көннәрдә Балык Бистәсенең Киек (Дикое Поле) авылы янындагы күлгә машинасы белән бер ир төшеп батып үлде. 65 яшьлек Камил абый Миннегалиев булган ул. Кече Әшнәктә берьялгызы яшәгән.

– Сәламәтлеге мактанырлык түгел иде. Күп кенә операцияләр кичерде. Йөрәгенә дә ясаганнар иде. Гел балык тотарга йөри иде. Күл буена килеп туктап, әйберләрен куясы булгандыр, дибез. Суга кергәнче үк йөрәге туктаган ахыры, аның. Ул бит саклык каешын да ычкындырмаган. Димәк, хәле начарланып китеп, суга төшеп киткән инде. Бик кызганыч, әле бит яши дә яшисе иде, – ди Кече Әшнәк җирлеге башлыгы Резедә Хөснетдинова.

Камил абыйны кичә җирләгәннәр.


Фикер өстәү