Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген “Доверие” балалар һәм яшьләр психологик ярдәм үзәгендә булган. Үзәк капиталь ремонттан соң ачылган. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.
“Тормышта авыр хәлләрдә калган үсмерләргә вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим. Биредә психологлар балалар белән дә, ата-аналар белән дә сөйләшә. Бик кирәкле эш”, – дигән Татарстан Рәисе, оешма эшчәнлегенең файдалы булуын искәртеп.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 2 нче балалар музыка мәктәбендә яшь гармунчы Галиәскәр белән танышкан. Галиәскәр республика Рәисенә гармунда уйнап күрсәткән. “Искиткеч матур уйный! Афәрин!” – дип язган республика җитәкчесе.