Модульле йортлар төзүгә зур игътибар биреләчәк

Илебездә модульле йортлар төзелеше үстереләчәк. Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, мондый технологияне үстерү яңа төбәкләребездә торак торгызуга бик нык ярдәм итә.

«Анда безнең бер максат – ул да булса кешеләрне подваллардан чыгару. Заводта эшләнгәнне төзелеш мәйданчыгына китереп җыясы гына кала. Мариупольдә торакның тиз төзелүе шуңа бәйле», – дигән ул.

Яңа төбәкләрдә модульле йортлар кору өчен материаллар Краснодар краеннан китерелә. Хәзерге вакытта бу төбәкләрдә 900 бина торгызылган инде. Быел тагын 80 йортта төзелеш эшләре төгәлләнәчәк.

Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кәгазь эшен киметү, барлык документларны электронлаштыру буенча зур эш алып барыла. Аның әйтүенчә, төзелешне ярты елга тизләтү мөмкинлеге бирәчәк бу.


Фикер өстәү