Коточкыч табыш: Башкортстанда авыл чүп-чарында яңа туган баланың гәүдәсе табылган

Яңа туган баланың гәүдәсен Башкортстанның Белорецк районында чүп-чарда тапканнар. Бу хакта Mash-Batash телеграм-каналы хәбәр итә.

Ломовкада көнкүреш калдыкларын сортировкалау белән шөгыльләнүче эшчеләрне коточкыч табыш көткән. Пакетта баланың үле гәүдәсе яткан. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Экспертлар балага нибары 5 көн булуын ачыклаган.

Баланы ташлаган әни кешене эзли башлаганнар. Барлык хастаханәләрнең гинекология бүлекләренә запрослар җибәрелгән.


Фикер өстәү