Казан кешесе игълан буенча сок чыгарткыч сатып алганда 115 мең сумыннан колак каккан

Казанда бер ир-ат сок чыгарткыч сатып алырга теләгән, нәтиҗәдә мошенникларга 115 мең сум акча күчергән.

«Гвардия» полиция бүлегенә Казанда яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбанына әверелүе хакында сөйләгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хокук сакчылары ачыклаганча, игъланнар сайтында ир-атның сок чыгара торган җиһазга күзе төшкән. Нечкәлекләрне белгәннән соң, ул сатучы җибәргән сылтама буенча кергән һәм карта реквизитларын язган. Шуннан соң аның картасыннан 115 мең сум акча алганнар.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча банк счетыннан акча урлау турында җинаять эше кузгатылган.

 


Фикер өстәү