Татарстанда 35 яшьлек ир-ат камераларга эләкмәс өчен юрган бөркәнеп автосервисны талаган

Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, урлауда гаепләнгән 35 яшьлек ир-ат суд хөкеме алдына баскан.

Судта билгеләнгәнчә, ир-ат 2021 елның җәендә үзе эшләгән автосервис бинасына законсыз үтеп, аннан 90 мең сумлык төсле металл ватыгы урлаган.

Шул ук вакытта, видеокүзәтү камераларына эләкмәс өчен, юрган белән бөркәнгән булган.
Угры ярты елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән.


Фикер өстәү