Мәскәүгә оча торган самолетны яшен суккан

Владивостоктан Мәскәүгә оча торган «Аэрофлот» самолетын яшен суккан. Бу рейсны башкаруга йогынты ясамаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Самолетны яшен суккан видео «Аэрофлот»ның телеграм-каналында пәйда булды. Анда очкыч эчендәге мониторның янып сүнүе һәм яшеннең бортка эләккән вакыты теркәлгән.

«Яшен бортка эләккән, пассажирлар сәер генә тавыш ишетүләрен әйтә. Бу хәл халык арасында бернинди кыенлыклар да тудырмаган», –  диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү