Табигать паркында меңнәрчә җәнлек һәлак булган

Яңа Каховка хакимияте башлыгы Владимир Леонтьев җирле зоопаркта җәнлекләрнең һәлак булуы турында мәгълүматны кире каккан.

Леонтьев Украина массакүләм мәгълүмат чараларының, янәсе, су басу сәбәпле, Яңа Каховка зоопаркында йөзләрчә җәнлек һәлак булган, дигән хәбәрләрне “Беренче канал” эфиры аша кире каккан.
Аның әйтүенчә, «Казкова дiброва” зоопаркындагы җәнлекләр инде узган елда ук эвакуацияләнгән. Анда бер генә җәнлек тә калмаган. Аларны волонтерлар карый.

Шул ук вакытта ул су басудан Нижнеднепровск табигать паркында меңнәрчә җәнлекнең һәлак булуына игътибар итәргә чакырган. Аның әйтүенчә, табигатькә гаять зур зыян китерелгән.

Исегезгә төшерәбез: Украина кораллы көчләре сишәмбегә каршы төндә Каховка ГЭСын тупка тоту сәбәпле станциянең югары өлеше җимерелгән. Шуның аркасында бик күп торак пунктларны су баскан.
“Мы вместе с Россией” хәрәкәте башлыгы Владимир Рогов әйтүенчә, Каховка сусаклагычы ике-өч көннән тулысынча юкка чыгачак, Днепр үз юлын үзгәртәчәк.


Фикер өстәү