Владивостоктан Таллинга: Казанда “Тоталь диктант-2019” автоузышы күргәзмәсе ачылды

Казанда “Тоталь диктант – 2019” автоузышы нәтиҗәләре буенча күргәзмә һәм автоузышка багышланган “Тоталь тарихлар” китабын тәкъдир итү булды.

Узган ел “Тоталь диктант” командасы беренче тапкыр Новосибирскидан Владивостокка кадәр автоузыш оештырды. Быел ул үз чикләрен тагын да киңәйтте. Акциядә катнашучылар “Тоталь диктант” башкаласы статусын бирү өчен Владивостоктан Таллинга кадәр 10 мең км юл узды. Маршрут Россиянең 12 шәһәре, шул исәптән Казан аша да узды. Әнә шуңа багышлап күргәзмә оештырдылар.
– Без сәяхәттән соң нинди дә булса якты истәлек калуын теләдек, шуңа күрә китап язарга булдык, – дип сөйләде күргәзмәдә Тоталь диктантның Россия шәһәрләре координаторы Екатерина Тупицына. Шулай ук, китапны 4 язучы – Игорь Маранин, Михаил Визиль, Илдар Әбүзаров һәм Виталий Сираклинов язуын билгеләп үтте. Китапта сүз Россиянең төрле төбәкләрендә ничек сөйләшүләре һәм яшәүләре турында бара.
– Казанда оештыручылар ике көн булды. Автоузыш кысасында Россиянең танылган язучысы Илдар Әбүзаров хәзерге заман әдәбияты, аның проблемалары турында иҗади очрашу үткәрде. “Грамота.ру” порталының баш мөхәррире Пахомов Владимир “Рус теле турында 12 кызыклы хикәят” темасына лекция укыды, – диде акциянең Татарстан буенча координаторы Вячеслав Шаталов.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү