Җәннәт һәм җәһәннәм турында. «Суда батып үлүчеләр, яу кырында калганнар – һәммәсе дә җәннәткә ирешер»

Адәм баласының һәркайсы җәннәтле булырга, аңа ирешергә тели. Аллаһы Тәгалә исә Үзе риза булган колларына гына оҗмах ишекләрен ачачак. Коръәннең «Вакыйга» сүрәсендә: «Бер сыйныф – уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр, вә икенче сыйныф – сул тараф кешеләредер, сул тараф кешеләренең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр», – дигән сүзләр бар. Җәннәт белән җәһәннәм турында Коръәндә тагын ни диелә? Бу урыннарда кешене ни көтә? Адәм баласы җәннәтле булырга омтылса, нишләргә тиеш?

Бу һәм башка сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов ачыклык кертте.

 

– Җәннәт һәм җәһәннәм турында Коръәндә ни диелә?

– Коръәни Кәримдә дә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрендә дә бу урыннар тасвирлана. Адәм баласы бу дөньяда яшәп киткәннән соң, кыямәт көне узгач, үзенең яшәү рәвешенә, кылган гамәлләренә карап хисап тоткач керәчәк урыннар бу.

Җәннәтне Аллаһы Тәгалә бик матур, тыныч урын итеп тасвирлый. Биредә кеше теләгән бөтен нәрсә дә булыр, ди. Ягъни кеше биредә кайгы-хәсрәт күрмәс, ихтыяҗлык кичермәс. Бу урын тәкъва булган, иман китереп, изге гамәлләр кылып яшәгән кешеләр өчен.

Аллаһы Тәгалә җәһәннәмне куркыныч урын итеп тасвирлый. Монда иман китермичә, кешеләр рәнҗетеп, бозыклык кылып, җир йөзендә тәкәббер булып йөргән кешеләр керер. Анда адәм баласын газаплар көтә, ул биредә кылган гамәлләре өчен зур җәза ала.

– Җәннәтле булу өчен адәм баласына нишләргә соң?

– Адәм баласы иман китереп, гыйбадәтләр кылырга тиеш. Моннан тыш ул әдәпле, әхлаклы, эчке дөньясы белән дә матур булырга тиеш. Шундый хәдис бар: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: «Йә, Рәсүлебез! Менә бер хатын бар. Ул фарыз намазларын үти, уразасын тота, өстәмә сөннәт гамәлләрне үти, нәфел намазларын да укый, сәдака да бирә. Әмма теле бик әшәке. Күршесен гел рәнҗетә», – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бу хатынның урыны – җәһәннәмдәдер», – ди. «Йә Рәсүлебез! Менә бер хатын бар. Аның фарыз гамәлләрне генә үтәрлек мөмкинлеге бар. Кәҗәсе бар. Ул шуның сөте белән күршесен гел сыйлый», – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аның урыны – җәннәттәдер», – ди». Ягъни намаз укуыбыз, ураза тотуыбыз гына берни түгел әле ул. Дин кушкан хөкемнәрне генә үтәп, эчке дөньясы матур булмаса, андыйлар җәннәткә кермәскә дә мөмкин, дип кисәтә Аллаһы Тәгалә.

– Җәннәттә кешене ни көтә?

– Тынычлык көтә анда. Ул бүгенге көндә безгә бик тә җитми. Җәннәттә бар нәрсә дә камил, бар нәрсә дә җитеш. Ул анда ял итәчәк, рәхәттә булачак. Җәннәттә җил дә салкын, кояш та эссе булмас, агач астыннан елгалар агар. Җәннәттә – яктылык, нур, рәхәтлек кенә. Иң мөһиме – анда нурлы, күңеле мәхәббәт белән тулы Рәсүлебез – Мөхәммәд (с.г.в.).

– Ә җәһәннәмдә?

– «Анда каты уттыр, бу дөньядагы ут – аның 70 мәртәбә җиңеләйтелгән төредер», – дип кисәтелә Коръәндә. Җәһәннәмгә иман китермәгәннәр эләгә. Кешенең анда эчәсе бик нык килер, әмма, эчәр суы булмау сәбәпле, ул кеше тәненнән чыккан суны эчәргә мәҗбүр булыр. Ашыйсы ризыгы да кактус сыман чәнечкеле, ачы ризык булыр. Кешенең тәне янар, әмма аның урынына яңа тире чыгар һәм бу газап бертуктаусыз кабатланыр. Җәһәннәмнең иң куркыныч газабы монафыйкларга, ягъни икейөзлеләргә эләгер. Мәсәлән, динле дә, әмма бозык кеше.

– Җәннәттә хур кызлары да бар, диләр. Алар кемгә эләгер?

– Хур кызлары олы дәрәҗәләргә ирешкән кешеләргә эләгер. Әйтик, гаиләсенә яхшы мөнәсәбәттә булганнар, дин юлында гел яхшы гамәлләр кылганнар өчен, Ватанын, динен яклап, яу кырында ятып калганнар өчен.

– Кемнәр җәннәткә туп-туры, бернинди каршылыксыз эләгә?

– Җәннәткә Аллаһы Тәгалә белән ихлас булганнар эләгә. Шәһит киткәннәр җәннәтле булыр. Ягъни үз тормышларын нәрсә өчендер корбан итүчеләр. Әйтик, бала тудырган вакытта вафат булган хатын-кызлар. Эч авырулары белән, иман китергән мәлдә үлеп киткәннәр дә җәннәтле булыр. Җимерекләр астында калучылар да, балигъ булганчы үлгән сабыйлар да җәннәткә турыдан-туры керер. Суда батып үлүчеләр, яу кырында калганнар – һәммәсе дә җәннәткә ирешер. Кешеләргә ярдәм итеп, игелекләр эшләгәндә ахирәткә күчкәннәр дә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән җәннәткә керер. Шуларга да хур кызлары эләгер. Иман дәрәҗәсе нык булган кешене дә җәннәт көтә.

 


Фикер өстәү