Биш йорты янган авыл яңалыклары: гаиләләр урамда калмаганмы?

Апрель аенда Актаныш районының Буаз Күл авылында биш йорт янган иде. Әлеге гаиләләр урамда калмаганмы? Булышучылар бармы? Бигрәк тә 83 яшьлек Әспирә әбинең хәле ничек икән? Авыл җирлегенә шалтыратып, шул хакта белештек.

Көлгә әйләнгән йортларның икесе ташландык булса, берсен дача итеп тотканнар. Ә менә икесендә – 83 яшьлек Әспирә әби Нәбиуллина  һәм 24 яшьлек Зөлфәт Фазлыйәхмәтов ялгызы яшәгән. Егетнең әти-әниләре мәрхүм икән. Дөрес, дөм ятим түгел, булышырга абый-апалары бар. Зөлфәт үзе Чаллыга барып эшли икән. Әспирә әби хәзергә авылдагы  кызларында яши.

Йорты янган әбинең кызлары: «Әле ярый, әниебез исән»

– Әспирә апаның да, Зөлфәтнең дә өйләре түбә астына керде, Аллага шөкер. Зөлфәт өенә тәрәзә куйды инде, эчке эшләре бар әле. Икесе дә көзен яңа өйгә күчәр дип торабыз, – ди  Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев.

Аның әйтүенчә, янгыннан зыян күрүче гаиләләргә авыл халкы һәм башкалар бик нык булышкан. Кисәүләрне бергәләп, өмә ясап җыештырганнар. Зөлфәткә исә үзе эшләгән оешма җитәкчелеге дә, дуслары, туганнары да ярдәм кулы сузган.

Әспирә әбинең хәлен кызы Раушания Шәймөхәммәтовадан сораштык.

– Әнинең кәефе яхшы инде. Янгынны искә төшереп, кайчак елап та ала.  Яңа йортына да барып килгәли. Көзгә күченергә дигән өмете бар, – ди Раушания апа. – Безнең авыл халкы бик ярдәмчел. Авыл кешеләре генә түгел, бер белмәгәннәр дә булышты. Ураза вакытында садака итеп картага  хәтта 50–100 мең  сум акча күчерүчеләр дә булды. Кайберләре үзләре дә китереп бирде. Акчаны ике гаиләгә бүлештек. Авыр чакта ялгыз калдырмаганнары өчен барысына да рәхмәт. Игелекләрен онытмыйбыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү