Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингында өченче урынга чыккан

Массакүләм мәгълүмат чараларында аның исеме 11 мең тапкырдан артыграк искә алынган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингында өченче урынга чыккан.

Республика башлыгының медиаиндексы 89 543,3 күрсәткечен тәшкил иткән, ә аның исеме массакүләм мәгълүмат чараларында 11 мең тапкырдан артыграк искә алынган. Рөстәм Миңнехановның төрле чаралардагы, шул исәптән “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумны ачудагы һәм Оман делегациясе белән очрашудагы чыгышлары журналистлар игътибарын җәлеп иткән.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары республика Рәисенең Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән бергә яңа вездеход – Aurus Komendant машинасын каравын, Кытайга эшлекле сәфәрен, үзенең телеграм-каналында “Москвич” автомобилендә йөреп каравы чагылдырылган видеосын билгеләп үткән.


Фикер өстәү