Дума комитеты армиягә чакыру яшен акрынлап арттыру турындагы закон проектын хуплады

Россиядә 2024 елда хәрби хезмәткә чакыру яше – 19-30, 2025 елда – 20-30, ә 2026 елның 1 гыйнварыннан 21-30 яшь тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасының Саклану комитеты хуплаган закон проектында шулай диелә. Депутатлар аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Документны Думага Андрей Картаполов җитәкчелегендәге шул ук комитет әгъзалары тапшырган иде. Автордашлары – аның беренче урынбасары Андрей Красов һәм урынбасары Юрий Швыткин.

Документта хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбән чиген этаплап — 21 яшькә (хәзерге вакытта ул 18 яшь тәшкил итә), ә югары чиген 30 яшькә (хәзерге вакытта армиягә 27 яшькә кадәр алалар) кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Төзәтмәләр тексты нигезендә, хәрби хезмәткә түбәндәге гражданнар чакырыла:

— 19-30 яшьлекләр (2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр);

— 20-30 яшьлекләр (2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр);

— 21-30 яшьлекләр (2026 елның 1 гыйнварыннан).

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, әлеге законны гражданнар гарантияле рәвештә гомуми яки һөнәри, шуннан соң югары белем ала алсыннар өчен кабул итәргә кирәк.

 


Фикер өстәү