Балтач районында янгын: башта ире юл фаҗигасендә үлде, хәзер балалары белән урамда калды

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Вәлиевларның гараж почмагыннан башланган янгын, тиз арада сарайларын, өйләрен камап ала. Шулай ук күршеләре Саттаровларның да абзар- куралары, мунчалары көлгә әйләнә.

Зур тырышлык белән генә өйләре саклап калына. Әлегә янгынның сәбәпләре ачыклана. Моннан биш ел элек гаилә башлыгы Айдар Вәлиевның юл фаҗигасендә гомере өзелгән иде. Бу йортта гомер итүче мәрхүмнең тормыш иптәше Венера, студент һәм мәктәптә укучы ике кызы, Венераның апасы, яшь баласы белән аның кызы бер кат кием белән урамда кала. Янгын шулкадәр тиз арада өйләренә күчә, хәтта документларын да алып чыгарга өлгермиләр. Бүгенге көндә алар Венераның әтисендә сыену тапкан. Әмма ул йорт шактый иске һәм күп кешелек гаилә өчен бик кысан. Ничек тә кабат үз куышыбызны булдырасы иде, ди алар. Авыл, район җитәкчелеге Вәлиевларга ярдәм вәгъдә иткән. Теләге булган мәрхәмәтле кешеләр дә аларга ярдәм кулы суза ала. Кызганычка, өйләрен, каралтыларын иминиятләштермәгән дә булалар.

Шулай ук Саттаровларга килгән матди зыян да бик зур. Алар да мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә өметләнә. Тамчыдан күл җыйнала, диләр бит. Ярдәм итсәк иде…


Фикер өстәү