Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Сеңлем юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан…»

Бүген Гүзәлнең сеңлесе Лилия Гафурованың өчесен уздыралар. Исегезгә төшерәбез, Чистай районында урнашкан «Хузур Хәләл» кафесы хуҗасы Лилия Гафурова юл фаҗигасендә вафат булды. Аңа нибары 28 яшь иде. Аның кечкенә кызы ятим калды. Бу хәбәр бик күпләрне тетрәндерде. Аларның дус кызы Миләүшә белән чираттагы бәйрәм табыны әзерләп кайтып килүләре була. Кафелары янына кайтып җитәрәк, фаҗигагә юлыга алар. Без Лилиянең апасы «Женщина оххонь» буларак танылган блогер Гүзәл белән сөйләштек.

– Сеңлемнең рухы шаттыр. Сөякләре сынып, тәне бәрелеп бетсә дә, йөзендә елмаю иде. Ул бит юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан. Аннары аны Миләүшә сулыш алырга җиңел булсын дип, аркасына яткыра. Тик соң була инде. Сеңлем урында үлә, – ди апасы Гүзәл. – Лилия соңгы арада нидер сизенгән кебек иде ул. Үзе безнең белән булса да, күңеле башка җирдә иде. Әле берничә көн элек кенә бабай каберенә барып елап кайтты. Китәсен сизенде кебек ул. Кәефсезрәк йөрде.

Гүзәл диндә булуыбыз сабырлык бирә, ди. Алар сеңлесе белән дин юлына кергәч, үлем хакында да сөйләшкәннәр. Берәрсе алдан үлсә, балаларны ташламаска сүз биргәннәр.

– Күрәчәге шул булган инде сеңлемнең. Ул көнне юл фаҗигасенә эләкмәгән булса, кафега кергәч, стакан белән су эчкәндә дә тончыгып үләр иде. Гомере беткән булгач, берни алып калмый. Димәк, аңа Аллаһы Тәгаләдән шундый кыска гомер бирелгән. Безгә моның белән килешеп, яшәргә, көчле булырга кирәк, – ди Гүзәл. – Лилиянең кызы да бар бит әле. Аның әтисе төрмәдә. Ул сабыйга бик кыен. Без аны үзебезгә алырга җыенабыз. Документлар артыннан йөри башладык. Әниемнең дә оныгын үзе үстерәсе килә. Уйлап бетерербез әле, Латыйфа кайда тели, шунда яшәр. Мин аны ташламаячакмын! Ул балага бик авыр. Әтисе дә юк, әнисез дә калды.

Лилия 9 көн элек кенә икенче кат кияүгә чыккан булган. Тик аларга озак яшәү насыйп булмаган.
– Рульдә булган Миләүшәгә бигрәк авыр. Ул ялгызы гына ике бала үстерә. Лилиянең үлеме өчен бик өзгәләнә. Без аны ничек тә тынычландырырга тырышабыз. Язмышлардан узып булмый бит инде. Без Миләүшәне гаепләмибез. Сеңлемнең әҗәл минуты җиткәнен аңлыйбыз, – ди Гүзәл.

Тагын шунысы бар: Лилия белән Миләүшә авариягә 15 минут кала, туктап ястү намазы укыйлар. Якыннары Лилиянең догалы, тәһарәтле китүенә дә сөенә. Рухы шаттыр, диләр.

Без исә, Лилиянең әнисе Фәридә апаның, апасы Гүзәл Хөснетдинова гаиләсенең, кызы Латыйфаның авыр кайгысын уртаклашабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү