12 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия көне

Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан «Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү көне» карарына кул куела.

Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен («Россия көне») 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны, дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе дип әйтергә мөмкин.

 Бөтендөнья балалар хезмәтенә каршы көрәш көне

Бөтендөнья балалар хезмәтенә каршы көрәш көне (World Day Against Child Labour) Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан билгеләнә һәм ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Календарьга яңа датаны кертү идеясе 1997 елда Амстердамда һәм Ослода үткән балалар хезмәте мәсьәләләре буенча халыкара конференциядән соң барлыкка килә. Аның максаты – бу проблемага игътибарны җәлеп итү һәм аны бетерү чараларын булдыру.

Беренче Президент

1991 елның 12 июнендә Россиядә РСФСР Президенты сайлана. Тавыш бирүдә 79 498 240 кеше катнаша.Сайлаучыларның күбесе Борис Ельцин өчен тавыш бирә. Ул 57,3 % тавыш белән Россиянең беренче Президенты була.

Шул ук көнне татарстанлылар беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә Татарстан башлыгын сайлый. Сайлауларда катнашучыларның 70,6%ы Минтимер Шәймиев өчен тавыш бирә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү